ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе

1993 елдан бирле  15 май-Гаилә көне буларак билгеләп үтелә башлады. Әлеге чара кысаларында район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә яңа дөньяга килгән сабыйларны тәбрикләү тантанасы узды.

2015 елның 16 маенда Чүпрәле муниципаль районы ЗАГС бүлегендә чираттагы Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды.

     19 май, күпләребезнең күңелендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып  истә калган Пионерия көне. Һәм күпләр өчен онытылмаган бу дулкынландыргыч бәйрәм көнендә, Мамадыш районы үзәк хастәханәсендә якты дөньяга  кечкенә кыз Айсылу туды. Баланың авырлыгы 3390 грамм һәм буе  53 сантиметр.


19
май, 2015 ел
сишәмбе

19  майда  Гаилә көнендә  дөньяга килгән   ике сабыйны бала тудыру бүлегеннән озату тантаналы рәвештә узды. Бәхетле әниләргә  балаларының Россия гражданнары булуларын раслаучы беренче документларын-туу турындагы таныклыкны ГХАТ бүлеге хезмәткәре Альбина Әхмәтова тапшырды.

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең баш белгече Гөлнара Хафизова “Бөек Җиңүгә 70 ел” дип исемләнгән муниципаль  әдәби-шигъри бәйгедә катнашып, икенче дәрәҗәдәге диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 4 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм Хусаинова Фәниягә кызы Альбина Лузгованың игезәк балалары Айназ һәм Ильназ тугуанлыкка таныклыклар тапшырды.

15 майда Халыкара гаилә көнендә, Мамадыш районында 5 ел рәттән Алтын юбилярларга багышлап, Мәдәният йортында кичә уздырыла.

2015 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 500-нче баланың тууын теркәү тантанасы уздырылды. Әлеге вакыйганың сәбәпчесе- Дарина исемле кызчык, аның исеме “җиңүче” мәгънәсен аңлата. Тантаналы шартларда  әти-әнисенә баланың тормышындагы беренче документы – туу турында таныклык бирелде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләгә олы бәхет һәм сәламәтлек теләделәр һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

      2015 елның  19 нче маенда Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 3 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Даниэль Сергей улы Сибирев – 8 май көнендә дөнья күрде.

Рәсәйдә, гомумән бөтен дөнъяда 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бик күп шәһәрләрдә әлеге вакыйгага багышланган махсус акцияләр үткәрелә. Халыкара гаилә көне 1993 елда, җәмгыятънең игътибарын Гаилә мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан, Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителә. Бүгенге бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре Макаровлар гаиләсендә кунакта булдылар, бу гаиләдә  дүрт бала:  Илья, Артур, Азалия һәм Сафия  тәрбияләнә. Зур, тату, кайгыртучан гаиләң булу – иң зур бәхет. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Макаровлар гаиләсенә олы гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International