ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе

2015 нче елның 18 нчы маенда Сарман муниципаль районында Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә “Минем туган ягым” конкурсына йомгак ясалды. Үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен 20 укучы яклады.

Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Бану апа Сирукова гомер бәйрәмен-95 еллык билгеләп үтте.

15 май көнне гаилә корган парларны туганнары, дуслары гына котлады. “Родник” социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Низамова Л.Ф. матур теләкләр теләп яшьләргә хәерле юл теләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Сертификатларны  Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыфаларын башкаручы Хабибуллин Р.Х. тапшырды

18
май, 2015 ел
дүшәмбе

Бәйрәм 1994 елда оештырыла. Ул вакытта БМО Генераль ассамблеясы елдагы 365 көннең берсе гаиләгә багышланырга тиеш, дип карар итә. Моның өчен язгы иң матур айларның бер көне – 15 май көне билгеләнә.

   Шул уңайдан Кама Тамагы районының урта мәктәбендә 5-7 сыйныф укучылары белән Гаилә  көненә багышланган кичә булып үтте.

Бүген, 2015 елның 18 май көнендә Арча үзәк хастәханәсенең бала тудыру бүлегендә, 9 май, Җиңү көнендә туган сабыйга тантаналы рәвештә туу турында таныклык һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәртович исеменнән махсус бүләк тапшырылды.

Районның барлык алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны 15 нче майда - Халыкара гаилә көнендә тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнеп бара.

   Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 15 май көнне Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм узды. ГАИЛӘ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышанычлы һәм җан тынычлыгы таба торган урын.
Халыкара гаилә көнендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил "Гаилә хокуклары" темасына очрашу оештырды.
Халыкара гаилә көненә каршы күпчелек авыл җирлегендә күп балалы, асрамага алган гаиләләрне, гаилә юбилярларын хөрмәтләү көне узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International