ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2015 ел
җомга
        Чираттагы «Гаилә дәресе» 2015 нче елның 22 маенда Зәй шәһәренең 2 мәктәбендә  ГХАТ бүлегенең башлыгы Гөлфия Вәлишина һәм “Шатлык” социаль хезмәт күрсәтү  үзәге психологы Юлия Комиссарова тарафыннан “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде.
Очрашуның төп максаты гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге хезмәтләрне тәкъдим итү, электрон хезмәтләр тәкъдим итү буенча, ведомство ара үзара тәэсир итешү тәҗрибәләрен уртаклашу иде.

ТР Әтнә муниципаль районы Күңгәр авыл җирлегендә  Күшәр авылында яшәүче Закиров Яхия Әхмәтҗан улы белән Мөхәммәтҗанова Камилә Гаптрахман кызының  60ел бергә гаилә корып яши башлауларын үткәрделәр. Яхия абый гомер буе үзенең колхозында эшләп чыкты. Камилә апа укытучы булып эшләгән. Балалар үстергәннәр, хәзер оныклар үстерүдә катнашалар. Яхия Ахметзянович һәм Камилә Гаптрахмановна барлык кеше өчен дә үрнәк булып торалар һәм зур хөрмәткә лаек.

22 майда, гадәттәгечә, бездә чәчәк утырту өмәсе уздырылды. Бу көнне, алдан әзерләп куелган чәчәк үсентеләрен җиргә утыртабыз һәм түземсезлек белән аларның чәчәк атканын көтәбез.


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Питрәч районнында балалар китапхәнәсендә Гаилә көненә багышланган конкурс үтте. Конкурста 6 гаилә катнашты. Барлык катнашучы оригиналь призга лаек булды.

Сертификатларны  Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыфаларын башкаручы Хабибуллин Р.Х. тапшырды. Пенсия фоды идәрәсе җитәкчесе Валиева М.У.  яшь  әниләрне котлады һәм ана капиталын дөрес итеп файдалану турында чыгыш ясады. ГХАТ бүлеге исеменнән Нагимова Р.М. барлык бэйрәмдә катнашучыларны Гаилә көне белән тәбрикләде Һәм сертификат алучыларга бүләкләр тапшырды.

Агымдагы елның 21 нче маенда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе шәһәребезнең мактаулы гражданнары булган Николай Александрович һәм Вера Никитична Зеленовларны зөбәрҗәт туйлары белән котлады.

20 майда Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Руслан һәм Диана Хәлфиевлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Кирилл һәм Алиса дигән исемнәр бирделәр. 


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
21 гасырга аяк бассак та, халык сәламәтлегенә янаучы иң куркыныч авыруларның берсе - ВИЧ/СПИДка каршы дару табылганы юк.

Менə 55 ел бергә Сафиуллиннар гаилəсе Газиз улы Вагиз һəм  Татьяна Иван кызы матур гына яшəп яталар. Бу парлар 1960 елның 15 май көне өйлəнешеп бергə яши башлаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International