ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Бодрягиннар Михаил Петр улы һәм Елена Семен кызының алтын туйлары билгеләп үтелде.

Балалар бик актив “Курочка ряба, Конек Горбунек, Кот в Сапогах” эстафета конкурс-ларында катнаштылар. Шулай ук балалар үзләрен әкиятләр белгечләре  икәннәрен дә исбатладылар.

   1 июнь - Балаларны яклау көнендә  Буа муниципаль районында шәһәрнең үзәк мәйданында кояшлы, төсле, күңелле балачак бәйрәме узды. Балаларны һәм әти-әниләрне Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Н.Садретдинова бәйрәмне ачты һәм җылы котлауларын җиткерде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Литвиновлар Валерий Михаил улы һәм Светлана Михаил кызының көмеш туйлары билгеләп үтелде.

Баулы муниципаль  районы  ГХАТ бүлегендә Идиятуллиннар   50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Наил абый белән Хәмидә апа бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр тормыш юлыннан бергә атлыйлар. 4 кыларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстергәннәр.

Балаларны яклау көне, 2015 нче елның 1 нче июнендә Яңа Чишмә районының ГХАТ бүлегендә Мотыйгуллинанр, Манченко, Добрыниннар, Овчинниковлар гаиләләренә ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

1 июнь көнне Оренбургта "Идел буеның бәхетле гаиләсе -2015" Фестиваль-конкурсына нәтиҗә ясадылар.


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

     2015 елның 1 июнендә Халыкара балалар көнендә, Мамадыш районының балалар тудыру йортында  яна туган балаларны каршы алу тантанасы узды. Яшь әти–әниләрне Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алёна Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина һәм күпсанлы туганнары каршы алды. Гаиләләргә истәлекле бүләкләр, чәчәк букетлары һәм ГХАТ бүлегенең истәлекле открыткасы тапшырылды.

Минзәлә шәһәренең үзәгендә урнашкан мәйданда “Балалар көненә” багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Балалар төрле уеннарда, конкурсларда катнашып күңел ачтылар.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казан шәхәренең ГХАТ идарәсе катнашында Идел буе районы балалар йорты балалары өчен «Ура! Каникуллар» хәйрия акциясе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International