Балаларны халыкара яклау көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь әниләргә тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны район пенсия фонды җитәкчесе Г.Х.Ахметова котлады. Бу көн әниләрнең күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, музыкаль котлаулар яңгырады.
Бәйрәмнең төп программасы булып ерак балачакка сәяхәт hәм асфальтта рәсем ясау конкурсы булды. Театральлаштырылган күргәзмәләрдә төп катнашучылар балалар үзләре, шулай ук әти-әниләр, туганнар hәм дусла-ры булдылар. Бу тамашага өлкән яшьтәге балалар да килде.Барлык тамаша-чылар да канәгать калдылар, ә җиңүчеләр бүләкләр hәм призлар алдылар.
2015 елның 1 июнендә Югары Ослан муниципаль районының мәдәният сарае мәйданында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе катнашуы белән танатаналы чара - “Балаларны яклау көне” узды.
1 июнь - Балаларны яклау көнендә Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 16 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
100 яшьлек, Зәй шәһәрендә яшәүче Антонина Михайловна Чижова юбилеен билгеләп үтте. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, ул исән-сау, үзен яхшы хис итә. Юбилей уңаеннан ул туганнарыннан, якыннарыннан һәм кунаклардан котлаулар кабул итте.