1 июнь - Балаларны яклау көнендә Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 16 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хуснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова яшьүсмерләрне һәм аларның әти-әниләрен җылы котладылар.