Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу гаилә өчен бик мөһим вакыйга. 2015 елның 1 июньда- халык-ара балаларны яклау көнендә- Яр Чаллы шәһәре ДАССУ “Кама балалар үзәгендә” каршы алу тантанасы узды. Яшь әти-әниләрне сабыйлары белән котларга клоуннар, туганнары, ГХАТ идарәсенең белгечеләр да килгән. Алар тәбрикләделәр, сәламәтлек, бәхетләр теләделәр, Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән котлау открыткасы бүләк иттеләр.