Шушы бәйрәм кысаларында ТР Лениногорск муниципаль районының бала тудыру йортында тантаналы рәвештә бала туу теркәлде. Өч яңа туган баланың әнисенә тантаналы рәвештә туу турындагы таныклык, истәлекле открытка һәм бүләкләр тапшырылды. Шул ук вакытта “Ак Барс-Мед” медицина белгече А.М. Адельшина тарафыннан медицина полислары бирелде. Яңа туган балаларга һәм әти-әниләрегә белгчеләр чын күңелдән саулык-сәламәтлек, озын һәм тыныч тормыш теләделәр.