Халык-ара балаларны яклау көнендә Баулы шәһәре үзәк мәйданында 4 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Балачак бәйрәменә Бадуртинова Ирина Алексевна, Устимова Татьяна Валерьевна, Гаврилова Гузель Ильгизовна, Александрова Эльмира Газинуровна яңа туган сабыйлары белән килгән иделәр. Пенсия фоды идәрәсе җитәкчесе урынбасары Ушакова С.У. яшь әниләрне котлады һәм ана капиталын, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.