2015 елның 1 нче июнендә, балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алты нәни балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова туу турындагы таныклыкны – аларның шәхес икәнлеген раслаучы беренче документларын тапшырып, барлык нәниләрне “Балаларны яклау көне” белән котлады һәм ата – ана балаларын якласыннар, сакласыннар, аларга һәрвакыт терәк булсыннар дигән теләктә калды.