Баулы муниципаль районында “алтын” туй

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Баулы муниципаль  районы  ГХАТ бүлегендә Идиятуллиннар   50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Наил абый белән Хәмидә апа бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр тормыш юлыннан бергә атлыйлар. 4 кыларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстергәннәр.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова    юбилярларга сәламәтлек, тынычлык, тигез озын гомер теләп “Районның мактаулы юбилярлары” китабына  кул куерга чакырды.  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Хуснуллина, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Х.Мортазина, үзәк китапханә хезмәткәрләре, балалары, оныклары юбилярларны җылы котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International