Баулы шәһәрендә яшәүче Халяповлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Наил абый һәм Фәния апа уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр.
“Гражданлык хәле актларын теркәүдә административ регламент үтәлеше” дигән темага ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева чыгыш ясады.
Аңа Тимур дип исем куштылар,гаиләдә дүртенче малай. Иң олы улларына Данилга 13 яшь, ә иң кечкенә Регинага апрельдә 1 яшь тулды. ГХАТ бүлеге эшчеләре яшь әти-әниләрне бала туу белән котладылар. Истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Әлмәт районында муниципаль хезмәткәрләр арасында III Спартакиада кысаларында чираттагы ярышлар узды. ГХАТ идарәсе белгечләре җиңел атлетикада актив катнашты. Хатын-кызлар арасында 100 метр йөгерүдә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы I урын алды.