Яшьләр Чистай шәһәрендә танышканнар, язмыш аларны Мамадыш районындагы Шәдче специаль интернатта яшәгәндә мәңгелеккә бәйләгән. Балачактан ук инвалид яшьләр бөтен кануннарга туры китереп туй алдыннан никах укытып 2 нче июнь көнне официаль рәвештә язылыштылар. Яшь парларны котларга интернат директоры Гүзәл Шрыкова һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова килделәр.