1 июньдә Алабуга районында балаларны яклау көне уздырдылар

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Аны уздыруда ЗАГС бүлеге белгечләре дә актив катнашты. Бу көнгә багышланган чараларның иң матуры шәһәрнең Александр паркында уздырылды. Эш көне булуга карамастан, парк эче балалар белән гөрләп торды. Анда балалар яраткан уеннарның барысы да оештырылган иде. Әлбәттә, алар өчен парк эчендә тәмле сулар, шарлар, мороженое киң күләмдә сатылды. Балаларны район башлыгы исеменнән Зөлфия Сөнгатуллина котлады. Инвалид балаларга бәйрәм чорында бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International