ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәмдә икенче балалары туган 10 гаилә катнашты. Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында Казан шәһәренең Мәскәү районы Пенсия идарәсе начальнигы Юрий Нехорошков, “Россельхозбанк” вәкиле Илшат Самигуллин  катнашты. Тантанада яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде. Казан шәһәренең 58 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче талантлы балаларның концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда яңалык буларак балалар коляскасы парады булып үтте. 

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Подари жизнь” хәйрия фонды оештырган  “Балаларга открытка бүләк ит” акциясендә катнашып, Мәскәү клиникаларында дәвалана торган балаларга атап, хатлар яздылар.
Сарман авылының хөрмәтле кешеләре- хезмәт ветераннары Рәмзия һәм Равил Гимадиевлар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе специальләштерелгән балалар йортындагы сабыйларга бәйрәм ясады.

5 нче ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда күбрәк.

    Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сарае хезмәткәрләре өчен Россия көнендә – 12 июнҗдә – эш көне. 52 пар туй көнен нәкъ 12 июньгә сайлаганнар. Тантаналар сараеның өч залы сәгать 9дан 18гә кадәр эшләячәк. Узган 2014 елның 12 июнендә 39 пар кавышкан булган.

       Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Алтын туй юбилярларының котлау тантанасы үтте. Гарифуллиннар Мансур Шаех улы һәм Рамзия Гусам кызы безнен шәһәренең бик хөрмәтле кешеләре. Бәйрәмдә юбилярларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары катнанашты.


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Агымдагы елның 3 нче июненда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә елның иң өлкән парының өйләнешү тантанасы булып узды.

Биредә бүлек хезмәткәрләре балаларны “Халыкара балаларны яклау көне” бәйрәменең барлыкка килү тарихы, 65 еллык тарихы булган Халыкара бәйрәм символы - флаг рәсемнәре  белән таныштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International