2015 елның 1 июнендә - Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре шәһәрбезнең “Ялкын” ятим балалар йортына бардылар

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Биредә бүлек хезмәткәрләре балаларны “Халыкара балаларны яклау көне” бәйрәменең барлыкка килү тарихы, 65 еллык тарихы булган Халыкара бәйрәм символы - флаг рәсемнәре  белән таныштырдылар.

“Ялкын”да тәрбияләнүчеләр зәңгәр күккә үзләренең иң якты теләкләре белән һава шарлары очырдылар.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, сабыйларның кәефләрен тагын да күтәреп, тәм-том һәм уенчыклар бүләк иттеләр. Балаларның мәрхәмәтле елмаюлары хезмәткәрләргә шатлык өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International