Көн бозылып торса да, мәйданга халык күп җыелган иде. Гадәт буенча бәйрәм котлаулардан башланды. Башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов үз исеменнән, Республика Президенты, район Советы депутатлары исеменнән басу эшчәннәрен чәчү тәмамлану белән котлап, аларга бүләкләр, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Яшь парлар бу датаны сайлап көтәләр, чөнки бу дата аларның 10 ел таныш булуына бәйләнгән. Алар Мамадыш районының Каргалы авылына яраткан туганнарына кайтып йөриләр, шунда танышалар. Һәм гап-гади дуслыктан, аларның берберсенә карата беренче мәхәббәт хисләре туа. Төрле вакытлар булган, ләкин яшьләр үзләренең мәхәббәтләрен югалтмаганнар. .
Зиннатовлар гаиләсендә икенче уллары Рамазан дөньяга килде.Гаилә башлыгы Салават Саудахан улы өчен икеләтә бәйрәм булы.Ул зур горурлык белән үзене туган көнендә икенче улын кулына алды.ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зиннатовлар гаиләсен е котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Шуларның 22 -се –кыз, 19 – малай. Шулай ук игезәк кызларга да документ тапшырылды.
6 июньдә, Нурлат районы бәйрәм рухында яшәде. Халык иртәдән үк Сабантуй мәйданына ашыкты. Биредәге күңелле музыка, сәүдә рәтләре, шашлык исе халыкны үзенә тартты, иртән явып үткән яңгыр да бәйрәмгә комачауламады.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 4 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады, Тәтеш шәһәреннән Роман Прытковка һәм Андрей Пановка икенче балалары тугуанлыкка таныклыклар тапшырды.
Баулы ГХАТ бүлегендә Сәбитовлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаилә күпләр өчен үрнәк булып тора.