5 июньдә Апас районы пенсия фонды бүлегендә ЗАГС белән берлектә тантаналы шартларда җиде гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Песия фонды бүлегендә Программа чыкканнан бирле районда барлыгы 960 сертификат тапшырылган, шуның 800е кулланылган да инде. Нигездә, бу акчалар торак сатып алу яки яхшырту өчен, киләчәк пенсия, бала укыту өчен тотылган.
– Хөкүмәтебезнең безне шулай кайгыртканы өчен бик рәхмәтлебез, нәниләребез исән-сау үссеннәр, илләр-көннәр тыныч булсын, – диләр әниләр.
Яшь гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Б.Г.Гыйлманов, Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Ш.Ш.Гафаров, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.И.Насыйбуллина тәбрикләде.