6 июньдә район Сабан туе бәйрәме үткәрелде

2015 елның 6 июне, шимбә

Көн бозылып торса да, мәйданга халык күп җыелган иде. Гадәт буенча бәйрәм котлаулардан башланды. Башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов үз исеменнән, Республика Президенты, район Советы депутатлары исеменнән басу эшчәннәрен чәчү тәмамлану белән котлап, аларга бүләкләр, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Халык гореф-гадәтләренә. авыл эшчәннәренә багышланган кереш сүзгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын да үз эченә алган иде. Әмма шулай да, ул игенче, терлекче хезмәте икән, иҗади хезмәт һәрвакыт җиңә Чәчү батыры Александр Гундоров Сабан туе флагын күтәрде.

Сәхнәгә яхшыларның яхшысы - катлаулы шартларда бергәләшеп, язгы кыр эшләрен намус белән башкарып чыккан чәчү алдынгылары, сыер савучылар, бозау караучылар, агрономнар, зоотехниклар, бүлекчә җитәкчеләре күтәрелде.

Сабан туенда алтын юбилейларын билгеләп үтүтче гаиләләрне, озын гомерлеләрне һәм яңа туган балаларны хөрмәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International