2015 нче елның 5 нче июнендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә туу турында таныклыклар, ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру оештырылды

2015 елның 5 июне, җомга

Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 4 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады, Тәтеш шәһәреннән Роман Прытковка һәм Андрей Пановка икенче балалары тугуанлыкка таныклыклар тапшырды.

Өстәмә офис “Автоградбанк” җитәкчесе И.В.Гавчева һәм “Россельхозбанк”  җитәкчесе Н.Г.Рыжова  әти-әниләрне әлеге банклар аша, ана капиталы ярдәмендә, ипотека вариантлары белән таныштырдылар һәм сувенирлар тапшырдылар.

Районда ел башыннан бирле 80 сабыйның тууы теркәлгән, шулар арасыннан2 пар игезәкләр. Игезәкләрнең әниләренә,районыбызда традициягә әйләнгән гадәт буенча, ике урынлы коляскалар бүләк иттеләр.

Мероприятия ахырында  Л.М.Дианова район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов исеменнән барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлавын укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International