Бу борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм – халкыбыз тормышында зарыгып көтеп ала торган зур тантана. Бик күп төрле конкурсар, спорт уеннары, концертлар булды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов 2015 елгы САБАНТУЙ бәйрәмнәре белән тәбрик итте, һәм бөтен кешегә дә исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек теләп калды.
Әтнә районының барлык авылларында да июнь аенда сабантуй бәйрәмнәре узды. Шулай ук авылларда балалар сабантуйлары да гөрләп уздылар. Бәйгеләрдә балалар да, олылар да актив катнаштылар. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
2015 нче елның 7 июнендә Алексеевск муниципаль районында Сабантуй бәйрәме булып узды. Сабантуй бәйрәмендә авыл хуҗалыгы алдынгыларын, алтын туй юбилярларын котладылар. Шулай ук яшь парлар “Гаилә – бәхет чыганагы” номинациясендә катнаштылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Гәйнетдиновлар гаиләсе 55 ел, Антоновлар гаиләсе 60 ел, Сафиннар гаиләсе 50 ел бергә гомер кичергәннәр. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы юбилярларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.ТР МК ГХАТИ исеменнән котлау сүзләре белән Гөлнара Рәсимовна чыгыш ясады. Юбиляр гаиләләр “Сабантуйның” хөрмәтле кунаклары булдылар.