Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр. Быел да майдан уртасына районның иң өлкән кешесен- Степанова Агафия апаны зурлап чакырдылар. Яңа өйләнешкән Раил һәм Зөһрә Шиһабетдиновлар гаиләсенә, шулай ук Сабантуй алдыннан Габдрахмановлар гаиләсендә дөньяга аваз салган беренче кызларына район башлыгы Рамил Нотфуллин матур теләкләрен юллап, истәлекле бүләкләрен тапшырды. Иске Торҗа авылында гомер итүче Петрова Агафия апаның Сабантуй көнендә 90 яшьлек юбилее булып узды. РФ Президенты исеменнән җылы, матур котлаулар яңгырады һәм истәлекле бүләк тапшырылды.