Исəнме яңа кеше, гомер буе бəхетле бул!

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Югары Ослан районында күптəннəн мондый артуның булганы юк иде,  8 июнь көне Югары Ослан үзәк район хастәханәсенең  бала тудыру бүлегеннəн  бер юлы 3 яңа туган сабыйларны: Михаил  Кутузов, Никита Муравьев һəм Елизавета Яшанованы тантаналы төстə бала тудыру йортыннан өйлəренə озаттылар. Бəхетле əти-əнилəрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова  котлады,аларга уңышлар,гаилə бəхете һəм балаларының исəн-сау,таза,матур булып үсеп əти-əнилəрен сɵендерүлəрен телəп туу турында таныклык тапшырып, йомшак уенчык бүлəк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International