2015 елның 6 июнендә Бөгелмә шәһәрендә милли “Сабан туе-2015” бәйрәме уздырылды. Күп йөз еллар дәвамында ул татарларның иң яраткан, шатлыклы, көтеп алган бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Безнең милләт халыыклары кайларда гына яшәмәсен, Сабан туе аларга туган тамырларын барларга, иң күркәм сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бетмәс-төкәнмәс тереклек чыганагы кебек ул, буыннар арасындагы рухи элемтәләрне дәвам иттерүче булып, милли мәдәниятебезне тукландырып тора.
Бөгелмә районында дистәдән артык милләт вәкилләре бер-берсе белән дус һәм тату яши. Һәр милләт оешмасы бәйрәмгә килгән кунакларны үз милли традицияләре белән каршы алды.
Бәйрәм мәйданында һәр кунакны импровизацияләнгән татар гаиләсе каршы алды. Бу гаилә изге теләкләр: уңыш мул булсынга күп яңгырлар һәм кояш, милли традицияләрне яңартырга күп балар тууын һәм һәркемгә ныклы сәламәтлек тели-тели, сөлгене колгага бәйләде.
Сәламәт тормыш алып бару рәвешен яклаучы “Президент белән бергә” хәрәкәте спорт мәйданчыгы оештырды. Биредә теләк белдерүче һәр кешегә ГТО нормаларын тапшырырга мөмкин булды.
Шәһәр халкы спорт программасындагы милли көрәш, армрестлинг, баганага менү, ат чабышларында, шаян ярышларда бик актив катнашты. Бәйрәм дәвамында татар эстрадасы йолдызлары – “Зөләйлә” төркеме чыгышлары бөгелмәлеләргә бүләк булды.
Милли чигешләр белән бизәлгән матур костюмнар кигән җырчыларның дәртле җырлар һәм биюләре халык күңеленә бик ошады.
Бәйрәм бик матур, күңелле һәм онытылмас булды.