Ул быел шау-шулы, бик күңелле узды. Бәйрәмгә туй күлмәкләре салоны, чәчәкләр салоны, матурлык һәм сәламәтлек салоны һәм башка туйлар белән шөгыльләнүчеләр чакырылган иде. Бәйрәм барышында чакырылган кызлар алдында психолог чыгыш ясады. Яшьләрне матур итеп бәйрәм табыны корырга, бизәнергә, чәчәк бәйләмнәре ясарга өйрәттеләр.
1994 елны Борис Ельцин, үзенең Указы белән Россиянең мөстәкыйльлеге декларациясен раслап, 12 июнь көненә дәүләт әһәмияте кертә. Бу илебездә заманча бәйрәмнәрнең иң мөһиме. Шушы көннән яңа Россия дәүләтенең тарихы башлана.
Буа районы ГХАТ бүлегендә Рәссәй көне уңаеннан Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Тантанага килгән бәхетле әти-әниләрне сабыйлары туу белән белән котлап, иң изге теләкләр һәм котлау сүзләре әйтелде.
Россиядә ел саен 6 июньдә “Пушкин көне” билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты гомер буе безнең янәшәдә. Аның үлемсез әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, дөньядагы дистәләгән телләргә тәрҗемә ителә.
9 нчы июнь көнне Әгерҗе районы пенсионный фонд идарәсендә алты яшь бәхетле парга ана капиталы тапшырылды. ЗАГС идарәсе начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы монда катнашкан әниләрне көтеп алган бәбиләре белән котлап аларга бүләкләр тапшырды.
Шәһәр халкының күбесе әлеге акциядә катнашып, балаларга йөрәк җылысы һәм изгелек бүләк итте. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре дә бу чарада читтә калмадылар, балаларны искиткеч матур, күңелле бәйрәмнәре белән котладылар. Алар тарафыннан бүләк ителгән йомшак уенчыклар сабыйлар күңеленә хуш килде.