Казанлылыр җир өстеннән 32 метр биеклектә йога белән шөгыльләнә алалар

2015 елның 9 июне, сишәмбе
14 июньнән "Казан" гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында йога белән шөгыльләнү дәресләре башлана.
Гаилә һәм никахтагы гармония үзебездәге гармониядән башлана. Шуңа күрә атнага бер көн булса да үзеңә игътибар итәргә кирәк. "Хәзерге стабиль булмаган вакытта җыелган стресстан арына белергә, аны өйгә алып кайтмаска өйрәнергә кирәк. Йога - үзеңне формада тоту өчен, уйларны җайга салу өчен менә дигән ысул", - дип ассызыклады оештыручылар.
Йога дәресләре бушлай, "Йога разума" үзәге җитәкчесе, тәҗрибәле тренер Юрий Киселев җитәкчелеге астында үтәчәк. Дәресләр "Казан" гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында узачак, җир өстеннән 32 метр биеклектә йога белән шөгыльләнеп, шәһәр энергиясе белән корылырга мөмкин.
Дәресләр 7.00 сәгатьтә башлана. Иртәнге сәгатьләрдә уздыру җәйге эсселектән качарга һәм бөтен көнгә җитәрлек энергия алырга ярдәм итәчәк. Керү ирекле.
Әлеге үзенчәлекле проектта катнашырга теләүчеләр шимбәгә кадәр +7 917 856 98 36 (Артур) телефоны буенча шалтыратып үзләренең катнашуларын белгертергә тиешләр. Оештыручылар киңәше буенча, күнегүләр өчен келәм, кояштан саклаучы крем, эчәргә су алырга кирәк.  Дәресләр башланыр алдыннан, оештыручылар барлык катнашучыларны 6.55 сәгатьтә "Казан" гаилә үзәгенең баш керү ишеге янында (парковка ягыннан) каршы алачаклар һәм күзәтү мәйданчыгына озатып куячаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International