Баулы районы Новозареченск авыл җирлегендә авыл көне үтте. Заманында алдынгы булган “Баулы” совхозының 75 еллыгына багышланган бәйрәмгә авыл халыкы, бик күп кунаклар җыелды. Бу көнне совхоз, авыл хуҗалыгы үсешенә күп өлеш керткән ветераннар котлаулар кабул иттеләр. Алар арасында 50 еллык гаилә туйларын билгеләп үтүче алты үрнәк гаилә дә бар иде. Михайловлар, Гимаевлар, Валитовлар, Герасимовлар, Багижевлар, Алаевлар гаиләләре үзләренең алтын туйлары уңаеннан җылы котлаулар, бүләкләр кабул иттеләр.