2015 елның 09 июнендә Республика клиник больницасының бала тудыру бүлегендә 4000 баланың тууы теркәлде. Зарыгып көтелгән вакыйга – беренче баланың тууы 5 июньдә иртән Антон һәм Юлия Кирсановлар гаиләсендә булды. Алар кызларына матур борынгы Полина исеме бирделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәре бәхетле әнине кызы тууы белән котлады һәм туу турында таныклык тапшырды.
Узган ел белән чагыштырганда Идел буе районы ГХАТ бүлеге буенча 1504 балага күбрәк теркәлде.
Полинаның әнисе баланың беренче документын бала тудыру йортында алды. ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре көн саен Казан шәһәренең бөтен бала тудыру йортларында эшлиләр. Бу хезмәт күрсәтү белән 75 % артык әниләр кулланды һәм бала тудыру йортында ук туу турында таныклык алып чыктылар.