1994 елны Борис Ельцин, үзенең Указы белән Россиянең мөстәкыйльлеге декларациясен раслап, 12 июнь көненә дәүләт әһәмияте кертә. Бу илебездә заманча бәйрәмнәрнең иң мөһиме. Шушы көннән яңа Россия дәүләтенең тарихы башлана.
Россия көне – Ватанның азатлыгы, тынычлык һәм килешүчәнлек бәйрәме. Бу бәйрәм - халык бердәмлеге символы. Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге һәркемнең гражданлык җаваплылыгына бәйле.
Дәүләт флагы - Россия Федерациясе символларының берсе. Бүген, Россия көне алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, яңа өйләнешәчеләрне бәйрәм белән котлап, Россия флагын символлаштырган ленталар тапшырдылар.