12 июньдә илебездә иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе билгеләнеп үтә – Россия Көне. Бүген 10 нчы июнь көнне Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Үзән районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, җиде яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшүсмерләрнен ата-аналары да уртаклашты. Паспортларны Яшел Үзән районының УФМС инспекторы О.В.Петрухина һәм ГХАТ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Е.Н.Романова тапшырдылар. Бу көн яшүсмерләрнең хәтерләрендә мәңгегә истә калачак дип ышанып калабыз.