Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Пушкин көне”

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Россиядә ел саен 6 июньдә “Пушкин көне” билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты гомер буе безнең янәшәдә. Аның үлемсез әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, дөньядагы дистәләгән телләргә тәрҗемә ителә.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре бу көнне никахларны аеруча тантаналы төстә теркәделәр.

       XIX гасыр киемнәре кигән бүлек хезмәткәрләре  яңа өйләнешүчеләр һәм кунакларны А.С.Пушкин шигырьләре белән каршы алдылар. Яңа өйләнешүчеләр дә бер-берсенә туй теләкләрен бөек шагырь заманындагыча теләделәр. Тантаналар залында бу көнне классик музыка яңгырады һәм Александр Сергеевич чорындагы атмосфера хөкемлек итте. Яңа өйләнешкән парлар  үзләренең беренче биюләрен XIX гасыр вальсы көенә биеделәр.

Әлеге истәлекле көндә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  9 пар язылышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International