ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2015 ел
җомга
12 июнь көнне 18 сәгать 50 минутта Тәтеш балалар тудыру йортында Анастасия һәм Рәсим Атлухановлар гаиләсендә сабыйлары дөньяга беренче авазларын салды.

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире яшьләрне икеләтә бәйрәм белән котлады. Яшьләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары, матур теләкләр теләп яшьләрне чәчәк бәйләменә күмделәр.

Россия көнен – Дәүләт бәйрәмен илебезнең барлык халкы билгеләп үтте. Бу көнне илебезнең барлык төбәкләрендә дә бәйрәм мероприятияләре үткәрелде, Лениногорск шәһәре дә читтә калмады.

2015 елның 12 июнь көнендә Кама Тамагы районының ГХАТ бүлегендә ике гаилә тантаналы рәвештә никахларын теркәде. Россия көнендә районда Ишмиевлар һәм Вафиннар гаиләсе туды.

      2015 елның 12 нчы июнь көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 50 ел бергә гомер иткән Саттаровлар Фаягуль Гарип кызы белән Азат Халим улын  хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярларга шушы көннең якты истәлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды.

12 июньдә безнең илебез хөкүмәтебезнең әһәмиятле бәйрәмен - Россия көнен, ягъни 2002 елга кадәр - Россия дәүләтенең мөстәкыйльлеген раслаган Декларация  кабул итү көне, билгеләп үтә. Бу бәйрәм иң “яшь” бәйрәмнәрнең берсе.


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елда Россия көне алдыннан Чистайның ЗАГС бүлегендә 361нче сабый теркәлде. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  бәхетле әти - әни Зариповларны гаиләләрендә икенче балалары туу шатлыгы белән ихластан тәбрик иттеләр һәм аларның киләчәктә күп балалы гаиләгә әверелүләрен теләделәр. Тату һәм нык гаиләләр - илебез иминлегенең һәм  тотрыклылыгының төп нигезе.

Баулы яшь гаиләләре, максаты - балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентларына - авыру балаларга акча җыю булган “Гаилә сакчысы" хәйрия акциясендә катнашалар. Уртак тормыш юлларын  шундый изге эшләр белән башлаган  Рөстәм һәм Алия Фазуллиннарга бәхетле тигез тормыш телибез!

Дәүләтшиннарга, Арслановларга һәм Лотфуллинарга  Березка авыл җирлеге башкарма комитеты исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды  белгечләре  2015 нче елның 11 июнь көнне ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 4 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән  белән котлап, балаларын  чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International