Россия көнен лениногорскилылыр зурлап билгеләп үтте

2015 елның 12 июне, җомга

Россия көнен – Дәүләт бәйрәмен илебезнең барлык халкы билгеләп үтте. Бу көнне илебезнең барлык төбәкләрендә дә бәйрәм мероприятияләре үткәрелде, Лениногорск шәһәре дә читтә калмады.

Нефть монументы янында барган бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Шәһәр үсешенә өлеш кертүчеләр, хәйриячеләр билгеләп үтелде. Яшь лениногорскилыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Шулай ук “Минем Россия” дип аталган фото күргәзмәгә йомгак ясалды. Мәдәният сараеның иҗади төркемнәре һәм яшь йолдызлар бәйрәм концерты бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International