Соңгы айларда социаль челтәрләрдә “Минем Казан” хэштегында яраткан шәһәрләре турында фоторәсемнәрен урнаштырганнар иде, барлыгы 20 меңнән артык фото җыелды.
Гомере буе башлангыч сыйныфларда укыткан Екатерина Николаевна бу көнне үз исеменә бик матур сүзләр ишетте. Котлауларга кызы Галина һәм кияве Николай да кушылдылар.
2015 елның 13 июнендә Яр Чаллы шәһәрендә Сабантуй бәйрәме узды, бәйрәмне Башкарма комитет җитәкчесе Н.Г.Мәһдиев ачып җибәрде. Милли бәйрәмдә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары В.Шәйхразиев, Төркия, Абхазия делегацияләре катнаштылар.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та катнашты. Бәйрәмнең матур бер хатирәсе булып 14 яше тулганнарга паспортлар тапшыру булды. Яңа гына паспорт алучы яшь гражданнарыбызга Айрат Фиркатович бирелгән документның әһәмиятен билгеләп үтте һәм яшьләргә илебезнең лаеклы гражданнары булып калуларын теләде.
Баулы шәһәренең үзәк мәйданында Россия көненә багышланган чара узды. Шул чара кысасында 14 яшьтәге 6 егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
2015 елның 12 июнендә - Россия көнендә Чистайда 9 никах теркәлде. Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Мария Төхвәтуллина һәм Диләрә Зайцева бу көнне тантаналы чараны махсус сценарий буенча алып бардылар, яңа өйләнешүчеләрне һәм кунакларны икеләтә бәйрәм белән котладылар.
Мамадыш җирлегендә Айнур һәм Гөлия Гариповлар, Резедә һәм Илназ Гыйлфановлар, Леназ һәм Гөлназ Кәбировлар гаиләсе барлыкка килде.