Ана капиталына тантаналы шартларда сертификатлар тапшырылды

2015 елның 14 июне, якшәмбе

Чирмешән районында яшәүче 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова яшь әти-әниләрне сабыйлары туу белән тәбрикләде һәм әлеге капиталны нинди максатларда файдаланып булуын аңлатты. ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова да бәхетле гаиләләрне котлап, аларга "Гаилә битләре" дигән пособиеләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International