ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Олы мәхәббәт, тугрылык,бәхетле гаилә бәйрәме. Яхшы гаилә – саф чык тамчысы кебек, кеше өчен зур бәхет.Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.

Шушы зур һәм шатлыклы бәйрәме белән без аларны чын куңелдән котлыйбыз!

   Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе белгечләре табигать кочагында кече сабантуй бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәм күңелле бәйгеләр, командалы уеннар, җыр-биюләр белән алып барылды.

Балалар белән килгән ата-аналарга зур булмаган балалар зонасы булдырылды. Кабат документларны алганда, ата-аналар бала тууыны төркәгәндә, балалар шул арада язу һәм иҗат белән шөгыйльләнә ала.

Питрәчтә яңа парк төзи башладылар. Хәзерге вакытта анда төзелеш эшләре бара. Тиздән яшь парлар никахлашу церемониясеннән соң монда фотосессияләр үткәрә алачаклар.


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Балага исем бирүнең җаваплылыгын ата-аналар белеп эш итәргә тиешләр. Билгеле, алар балаларына исемнең бәхет, уңыш һәм исәнлек кенә китергәнен телиләр.

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 17 нче июнендә шәһәребездә 2015 нче елда 1500 нче сабый булып дөньяга килгән кечкенә Максимга исем кушу тантанасы булып узды.

     17 июнь көнне Югары Ослан муниципаль районы Мəйдан авыл җирлегендә Борисовлар гаиләсе Михаил улы Анатолий һәм Михаил кызы Нинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең  баш белгече Роза Галимова Татарстан республикасының Дәүләт бүләгенә лаек булды. Аңа Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мәртәбәле исем бирелде.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 8 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте белгечләре тарафыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International