Балага исем бирүнең җаваплылыгын ата-аналар белеп эш итәргә тиешләр. Билгеле, алар балаларына исемнең бәхет, уңыш һәм исәнлек кенә китергәнен телиләр.
Узып баручы елның 5 ай дәверендә ТР Лениногорск шәһәре һәм районында барлыгы 415 нарасый дөньяга килгән. Шуларның 219ы - ир бала, ә 196сы - кыз бала.
Ир исемнәренең күренеклеге һәм еш очравы буенча Артем, Никита, Даниил, Александр, Илдар и Руслан исемнәрен атап китәргә була, ә инде статистика күрсәткәнчә, соңгы вакытта борынгы исемнәрнең ешрак очравы сизелә, болар: Степан, Савелий, Марк, Арман, Зиннәт, Мигель и Сөләйман.
Кыз бала исемнәреннән ешрак Дарья, Анастасия, Татьяна и Елизавета исемнәрен билгеләп үтәргә була. Шулай ук борынгы һәм үзенчәлекле исемнәрдән: Евгения либо Варвара, Василиса, Виринея, Мадина, Мира и Эсмеральда.
Балага исем биргән вакытта иң беренче урында исемне теләп һәм яратып бирергә кирәк, шул вакытта гына бала бәхетле булыр һәм исемне дә яратыр.