Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 17 нче июнендә шәһәребездә 2015 нче елда 1500 нче сабый булып дөньяга килгән кечкенә Максимга исем кушу тантанасы булып узды. Тантанага сабыйның әби-бабалары һәм Түбән Кама районы Пенсия фонды идарәсенең хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Мясниковлар гаиләсендә икенче бала булып туган малайларына ата-ана латын теленнән тәрҗемә иткәндә “бөек, данлыклы” дигән мәгънәгә ия булган Максим исеме кушты. Гаиләдә икенче бала булып туган Максим Мясниковлар гаиләсенә Ана капиталына ия булу бәхете дә бүләк итте. Рәсәй Федерациясе Пенсия фондының Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча идарәсенең җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Тәгъзимә Садыйкова Мясниковлар гаиләсенә Ана капиталына Дәүләт сертификаты тапшырды.