“Казан” Гаилә үзәгендә “Гаилә үзәгендә йога” проекты старт алды

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Беренче дәрескә 90нан артык кеше килде. Казан ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова әйтүенчә, “Казан” Гаилә үзәгендә мондый проект беренче мәртәбә тормышка ашырыла. Проектның стартын игълан иткәндә, ул якшәмбедә йога-очрашулар традициягә әйләнер дип өметләнгәнен әйтте. Иртәдән позитив кәеф белән килүчеләргә, проектның тренеры булырга теләк белдергән Юрий Киселевка рәхмәт сүзләре җиткерде.

Проект ачылу хөрмәтенә катнашучылар күк йөзенә төрле төстәге шарлар очырттылар. Аннан җирдән 32 метр югарылыкта күнегүләр башланды.

Бу проект гаиләне ныгыту рамкаларында Казан ГХАТ Идарәсе тарафыннан оештырылды.

“Гаиләдә гармонияне булдыру өчен үз-үзең белән килешү булырга тиеш”, - дип әйтәләр ГХАТ хезмәткәрләре.

Бу дәресләр һәр якшәмбе иртәнге 7:00 дә булачак. Үзегез белән  күнегүләр очен коврик, су һәм кояштан саклану өчен крем алырга киңәш ителә. Физик күнегүләрдән сакланырга тиеш булганнарга сак булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International