Югары Ослан муниципаль районында юбилялар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

     17 июнь көнне Югары Ослан муниципаль районы Мəйдан авыл җирлегендә Борисовлар гаиләсе Михаил улы Анатолий һәм Михаил кызы Нинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.

50 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

Юбилялар исеменә Мəйдан авыл җирлеге башлыгы Виктор Михеев җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International