Түбән Кама ГХАТ идарәсе баш белгече Роза Галимова Татарстан Республикасының Дәүләт бүләгенә лаек булды

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең  баш белгече Роза Галимова Татарстан республикасының Дәүләт бүләгенә лаек булды. Аңа Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мәртәбәле исем бирелде. Әлеге Дәүләт бүләген ГХАТ идарәсе белгеченә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы председателе Фәрид Мөхәмәтшин татар халкының милли бәйрәме  Сабантуй вакытында тапшырды. Түбән Кама районы Гражданлык хәле актларын теркәү  идарәсендә Роза Галимова менә инде 25 ел дәвамында хезмәт куя. 2012 нче елда  ул Татарстан Республикасының иң оста тантаналар алып баручысы дигән һөнәри бәйгедә беренчелекне яулап, дан казанган иде. Ул шәһәребездә генә түгел, ә Татарстан һәм аның белән чиктәш төбәкләрдә дә гаилә һәм аның мөһим кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән эше белән билгеле. Хезмәттәшләре ГХАТ идарәсенең баш белгече Роза Галимованы кайнар котлап, аңа исәнлек-саулык һәм һөнәри уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International