Баулы шәһәренең үзәк мәйданында Россия көненә багышланган чара узды. Шул чара кысасында 14 яшьтәге 6 егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Яшь гражданнарны тормышларындагы мөһим вакыйгалары белән тәбрик иттеләр һәм Россия Федерациясенең лаеклы шәхесләре булуларын теләделәр.