Бу бәйрәмгә ТР Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Нурислам Хабипов, ТР авыл җирлеге һәм сатулык буенча министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Дәүләт Советы депутатлары һәм ерак араны якын итеп, Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә килгән кунаклар күп иде. Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Рягать Хөсәинов, үз чыгышында мәйдандагы бар халыкны бәйрәм белән котлап, районыбызның казанышларын югары бәяләде. Бәйрәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, НГДУ “Лениногорскнефть”нең 70 еллык юбилеена багышланган кортеж белән бизәлде. Әлбәттә, сабан туеның иң матур бизәге – ул татарча көрәш. Сабан туеның абсолют батыры итеп - Айвар Билалов билгеләнде. Ә сәхнәдә исә Казан шәһәреннән ЗөләйЛә төркеме бәйрәм хисен тагын да арттырып җибәрде.