Соңгы айларда “Минем Казан” хэштегында яраткан шәһәрләре турында фоторәсемнәрен урнаштырганнар иде, барлыгы 20 меңнән артык фото җыелды. Бу рәсемнәрне жюри членнары: Татарстанның яшьләр һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан башкарма комитеты аппарат җитәкчесе Игорь Сивов, Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты председателе Сергей Иванов, Казан ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова, “Мураками” группасы солисткасы Диляра Вагапова, дизайнер Рената Дорофеева һ.б. бәяләделәр.
Фотолар берничә категория буенча: “Табигать”, “Казан йөзләре”, “Шәһәр . Архитектура”, “Мәхәббәт”, “Спорт” һ.б. буенча бәяләнде.
Иң яхшы фоторәсемнәр 15 июньдә “Казан” Гаилә үзәге янында күрсәтеләчәк. Күргәзмә җәй буенча 15 нче августка кадәр эшләячәк.
Проект партнеры ГХАТ Идарәсе хәбәр итүенчә, ачылу 18:00 сәгатьтә. Керү ирекле. Күргәзмә ачылу вакытында конкурсның беренче этапы җиңүчесе һәм иң актив катнашычулар бүләкләнәчәк.