Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Хафизовлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте

2015 елның 13 июне, шимбә

Агымдагы елның 13 нче июнь көнендә Түбән Кама райны ГХАТ идарәсендә Хафизовлар гаиләсенең бриллиант туйларына багышланган тантана булып узды. Әлеге матур гаилә бәйрәменә Фагыйз абый белән Шамсеруй апаның дүрт баласы, 20 онык һәм оныкчыгы килгән иде. Алты дистә ел буена кулларын кулга тотынышып,  катлаулы һәм сикәлтәле  тормыш юлыннан янәшә атлаган Хафизовларны, бай  тарихлы, борынгы Чистай шәһәре  очраштырып, таныштыра.  Фагыйз абый белән Шәмсеруй апа Түбән Камага 1970 нче елда килеп урнаша. Бүген әлеге яшьлек каласы аларның онык һәм оныкчыклары өчен туган шәһәрләренә әйләнгән. Хафизовлар озак еллар дәвамында Түбән Кама Шин заводында хезмәт куя. Аларның балалары да әти-әнисенең юлыннан китеп, әлеге предприятиедә армый-талмый хезмәт куя.  

Бриллиант юбилярлар Хафизовларның исемнәре Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International