12 июнь – Россия көне

2015 елның 12 июне, җомга

12 июньдә безнең илебез хөкүмәтебезнең әһәмиятле бәйрәмен - Россия көнен, ягъни 2002 елга кадәр - Россия дәүләтенең мөстәкыйльлеген раслаган Декларация  кабул итү көне, билгеләп үтә. Бу бәйрәм иң “яшь” бәйрәмнәрнең берсе.

Бу көнне һәркайда тантаналы бәйрәм чаралары уздырыла, төрле яшьтәге кешеләр бердәм булып катнаша. Бөгелмә шәһәрендә Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары Балалар паркында  оештырылды. Шәһәр мэры урынбасары Ирина Белова бөгелмәлеләрне кайнар котлады. Үз чыгышында Ирина Белова бүген дүрт сабыйның дөньяга авыз салуын әйтеп узды. Шулай ук, Россиянең һәр гражданы үзенең Ватаны, аның тарихы, мәгариф, фән һәм медицина өлкәсендәге  казанышлары белән горурланырга тиешлеген искәртте.

Парктагы һәр кеше флеш-мобта катнаша алды. Бәйрәмнең кунакчыл хуҗалары искиткеч тәмле бәйрәм каравае белән сыйладылар. Кунаклар һәм бөгелмәлеләр “Камертон” группасының чыгышын карап-тыңлап хозурландылар. Паркта Россия картасы куелган иде, монда һәркем үзенең теләген язып калдыра алды. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әлеге чарада актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International