12 июнь көнне 18 сәгать 50 минутта Тәтеш балалар тудыру йортында Анастасия һәм Рәсим Атлухановлар гаиләсендә сабыйлары дөньяга беренче авазларын салды. Алар гаиләсендә бу беренче бала һәм исеме дә гадәти булмаган сирәк очрый торган исем.Сабый әнисе белән әлегә балалар тудыру йортында, ә бәхетле әти Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә беренче таныклыгын алды.
Районда барлыгы 85 бала туган, шуларның 2 пары игезәкләр.