Якшәмбе көнне Биккол авылы Сабантуе авылның яше, картын бергә җыйды

2015 елның 7 июне, якшәмбе

Бикколлылар Сабантуйны быел да көтеп алдылар. Әле бәйрәмгә берничә көн кала  авыл урамнары буйлап мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр һәм балалар уен-җырлар белән бүләк җыйды, күпләр иганәчелек ярдәме күрсәтергә ашыкты. Бәйрәмдә соңгыларына  авыл җирлеге башкарма комитетыннан Рәхмәт хатлары да тапшырылды. 
Сәхнә түренә чыгып бүләк алучылар арасында юбилейларын билгеләп үтүчеләр дә, гаилә туйларын үткәрүчеләр дә, хәтта төрле бәйгеләрдә актив катнашкан авыл укучылары да бар иде. Әнә, 55 ел тату гомер кичергән гаиләләр арасында Сөләймановлар, Вафиннар, Шәкүровлар, Билдановлар бар. Ә Мөнҗия һәм Вәзир Закировлар ярты гасыр тату гомер кичерәләр, тагы 5 гаилә көмеш туйларын билгеләп үтә икән быел. Сәхнәдә авыл гына түгел, район үзешчәнәренең дә чыгыш ясавы исә бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер бирде, мәйдан күп сыйныфташлар өчен дә очрашу урыны булды, тирә-як авыллар халкын да сыйдырды. Теләүчеләрне самавыр чәе, кайнар коймак белән сыйладылар, сәүдә рәтләре гөрләде, шашлык тәкъдим ителде. Ә бикколлылар оештыручыларга рәхмәт әйтеп, киләсе елда да Сабантуй мәйданында очрашырга дип сүз куешып аерылыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International