Нурлатта Сабан туе гөрләп узды

2015 елның 6 июне, шимбә

6 июньдә, Нурлат районы бәйрәм рухында яшәде. Халык иртәдән үк Сабантуй мәйданына ашыкты. Биредәге күңелле музыка, сәүдә рәтләре, шашлык исе халыкны үзенә тартты, иртән  явып үткән яңгыр да бәйрәмгә комачауламады.

Сабантуйның тантаналы өлешен район башлыгы Равил Кузюров ачып, нурлатлыларны, районыбыз кунакларын милли бәйрәм белән котлады.

Сабан туе – ул  иң беренче кыр батырларына  дан җырлау форсаты. Әнә, бүгенге бәйрәмдә  авыл уңганнары мәйдан уртасына парад коллонасы белән чыктылар. Район кураторы, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров нурлатлыларны язгы кыр эшләре тәмамлану белән котлап, үз сәламен, Республика лидеры Рөстәм Миннехановның бәйрәм уңаеннан котлавын җиткерде. Быелгы бәйрәмдә тугандаш Җәйхан шәһәре кунаклары, төрек дусларыбыз, шәһәр мэры урынбасары Гуляр Сәләхетдин , OZALSAN авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү компаниясе директоры  Озал Озджан  да катнашты. Нурлатлыларны бәйрәм белән котлаган Гуляр Сәләхетдин һәм  Озал Озджан милли бәйрәмебез Сабантуена чакырган район башлыгы Равил Кузюровка рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

 Бәйрәм 10нан артык мәйданда төрле күңел ачулар белән дәвам итте. Балалар шәһәрчегендә уеннар, спорт –күңел ачу чаралары гөрләде, мәйданда якташларыбыз –Разия Гайнуллина, Рамил Мифтахов һәм районыбыз үзешчәннәре чыгыш ясаса, балалар арасында – “Күңелле карусель” балалар җыры фестивале узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International