"Гаилә сакчысы" хәйрия акциясе

2015 елның 5 июне, җомга
Татарстан Республикасында "Гаилә сакчысы" хәйрия акциясе уздырыла. Аның максаты - Балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентларына - авыру балаларга акча җыю.
Һәр теләгән кеше әлеге акциядә катнаша ала: үз куллары белән ясалган яки сатып алынган гаилә сакчыларын алып килә ала. Яңа өйләнешүче парларга гаилә сакчысын иминлек, мәхәббәт, сәламәтлек теләп бүләк итү яңа традициягә әйләнергә мөмкин.
Гаилә сакчылары «Нечкэбил» конкурсының финалына кадәр үткәрелүче ярминкәләрдә сатылачак. Ул алган һәркемнең өенә бәхет, шатлык китерәчәк. Җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге фондка күчереләчәк.
Әлеге хәйрия акциясендә катнашырга чакырып калабыз.
Гаилә сакчылары 2015 елның 22 августына кадәр «Нечкэбил» конкурсы дирекциясендә кабул ителә: Казан шәһәре, Тукай урамы, 91, 311 офис; тел.: 8 (843) 205-58-08. Шулай ук, Татарстан Республикасының барлык ГХАТ органнарында да калдырырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International